Көн дәвамында мәктәп укучылары өчен музейлар, театрлар һәм китапханәләр буенча экскурсияләр оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 1-нче октябрь көнне Казан циркында «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты старт ала, анда 2 меңнән артык Казан баласы катнашачак. Көн дәвамында алар өчен музейлар, театрлар һәм китапханәләр буенча экскурсияләр оештырылачак.
Чаралар программасында – мастер-класслар, квестлар, сәхнә артына сәяхәт һәм ТР Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский белән репетиция, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.