Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2020, 13:51

Казанда иртәгә La Primavera камера оркестрының яңа «Киләсе көн йолдызлары» программасы старт ала

Быел аңа бөтен республикадан яшь музыкантларның чыгышлары кертелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 24-нче гыйнварда Казанда гала-концерт белән La Primavera камера оркестрының «Киләсе көн йолдызлары» дигән яңа иҗади программасы старт ала. Быел анда башкаладан гына түгел, республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан да яшь музыкантлар катнаша.

«Киләсе көн йолдызлары» проекты инде биш елдан артык тормышка ашырыла. Быел ул беренче тапкыр республика статусын алды. Казанда концерт программасына республика башкаласыннан, Кукмара, Арча, Балтач һәм Яшел Үзәннән 33 яшь музыкант чыгышы кертелде.

Февраль аенда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Буада узачак гала-концертларда катнашучыларны сайлап алу тыңлаулары башлана. Балаларның барлык чыгышлары La Primavera оркестры белән бергә башкарылачак.

Программа 1-нче июньдә Казанда бөтен Татарстаннан финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

Биш ел эчендә «Киләсе көн йолдызлары» программасында Казанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 700-дән артык сәләтле бала катнашты, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар