Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2019, 16:30

Казанда «Елга турында әңгәмә» дигән масштаблы агарту программасы старт ала

«Казансуның үсеш стратегиясе»н эшләүчеләр һәм чакырылган экспертлар белән беренче очрашу 8-нче ноябрьдә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Казанда «Елга турында әңгәмә» дигән киң күләмле агарту программасы старт ала. Ул «Казансуның үсеше стратегиясе»н эшләү кысаларында оештырылган, авторлары аны 8-нче ноябрьдә «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә тәкъдим итәчәк. Элегрәк стратегияне World Urban Parks бөтендөнья конгрессында тәкъдим иттеләр.

Проектны эшләү белән шөгыльләнә торган Orchestra архитектура студиясе командасы кунакларга Казансуның тарихи үзәненнән һәм Зилант монастыреннән алып Зәңгәр күлләргә кадәр 3 мең гектардан артык мәйданда территорияне үстерүнең юл картасын күрсәтәчәк. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, биредә 12 яр буе паркы барлыкка киләчәк. Очрашуда чакырылган экспертлар да чыгыш ясаячак, алар елганың татар мәдәниятендә һәм шәһәр тарихында әһәмияте турында фикер алышачак, Казансу ярларында кайсы урыннарны көчле урын дип санарга мөмкин булуын сөйләячәкләр, шулай ук аларның потенциалын анализлаячаклар.

Әйтик, Orchestra архитектура бюросына нигез салучы Эдуард Моро стратегиянең юл картасын тәкъдим итәчәк, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер Казансу тарихы һәм аның төбендә узган тикшеренүләр турында сөйләячәк, тарихчы Айрат Фәйзрахманов җирлекнең үзенчәлеге турында әңгәмә уздырачак, туган якны өйрәнүче Илья Евлампиев яр буе территорияләрендә һәм елгада спортның актив төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итә. Туган якны өйрәнүче һәм тарихчы Марк Шишкин кунаклар белән Казансу елгасындагы көчле урыннар һәм җәлеп итү урыннары буенча фикер алышачак, язучы һәм туган якны өйрәнүче Алексей Клочков, халык тарихларына һәм хикәяләренә таянып, Куйбышев сусаклагычын булдыруга кадәрге Казансу турында сөйләячәк, ә ТР Фәннәр Академиясенең Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов елга тарихын бергәләп татар мифлары һәм риваятьләре аша өйрәнергә тәкъдим итә.

«Елга турында әңгәмә» сериясенең беренче очрашуы 8-нче ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә узачак. Чарага керү ирекле, дип хәбәр ителә проектның рәсми сәхифәсендә.

Исегезгә төшерәбез, стратегияне эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. Ул Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем, стратегик планлаштыру бүлеге һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова җитәкчелегендәге Orchestra студиясе катнашында тормышка ашырыла. Бүген проект сайтында шәһәр халкы яр буе территориясен үстерү идеяләре турында фикер алыша.

Барлык яңалыклар