Бүген, 20 апрельдә, Казансу яр буенда «Крути вдоль реки» узышы булачак. Ул Казанда җәйге велосипед сезоны ачачак. Узышка велосипедта, роликларда, скейтбордта һәм самокатта кушылырга мөмкин.
Ярышларда катнашучылар «Урам» паркын, яр буен, Кремль дамбасын һәм «Миллениум» күперен дә кертеп, Казансу елгасы буйлап боҗралы маршрут буенча узачаклар.
Чара мәйданчыгында велотриал буенча өч тапкыр Россия чемпионы һәм дүрт тапкыр Россия Кубогын яулаган Сергей Бандеров чыгыш ясаячак. Спортчы казанлыларга экстрималь велосипед шоуы күрсәтәчәк. Акциядә катнашучылар өчен «өй янындагы спорт» бергәлегеннән күнекмәләшү, велосипедны бушлай техник карау, шулай ук чара партнерларыннан конкурслар һәм призлар оештырыла. Оештыручылар катнашучыларга иҗади костюм сайларга киңәш итә. Велосипед сөючеләр арасында беренче тапкыр гадәти булмаган костюмга конкурс үткәреләчәк, җиңүче бүләкләнәчәк.
Катнашучыларны җыю 9:20 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасындагы сәхнә янында башлана, төгәл урнашу
сылтама буенча мөмкин. Керү 11:00 дә башлана.
Чараны Казансу үсеше стратегиясе командасы һәм KazVel велосипед берләшмәсе оештырды.