Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2021, 10:00

Казанда җәйге мәдәни сезон башлана

Киләсе атнада шәһәр халкы Яшәү яме көнен билгеләп үтәчәк, «Китап-фест» һәм джинс мәдәниятенең беренче фестивален күрәчәк.

Татарстан башкаласында җәйге мәдәни сезон якты вакыйгалар белән ачылачак. Беренчеләре киләсе атнада ук узачак.

2-нче июньдә «Крылья Советов» паркында Казан жизнелюбы (тормыш яме) көне булачак. Быел ул сәламәт яшәү рәвешенә багышланган һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе ярдәмендә узачак. Паркта төрле тематик активлыклар: иҗади мастер-класслар, зарядка һәм йога, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча лекторий булган мәйданчыклар урнашачак. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да «мин прививка ясаттым» акциясенең амбассадорлары булырга тәкъдим ителәчәк, монда ук вакцинацияләүнең мобиль пунктлары оештырылачак.

3-нче июньдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты старт ала. Проектның асылы – спорт һәм иҗади дәресләрне татар телендә үткәрү. Җәйге сезон дәвамында (майдан сентябрьгә кадәр) йога, стретчинг, сулыш гимнастикасы һәм шәһәрнең алты иҗтимагый мәйданында милли биюләр: Түбән Кабан күле буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда 14 дәрес планлаштырылган. Йогабуенча беренче дәрес пәнҗешәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Түбән Кабан күле яр буенда узачак. Аны тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручы Айваз Садыров үткәрәчәк.

3-нче июньдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә социалистик көнкүреш музее ярдәме белән Казанда беренче джинс культурасы фестивале ачылачак. Ачылышта бию флешмобы, «джинс» күргәзмәсе буенча экскурсия, «Мистер Твистер» рок-н-ролл төркеме чыгышы һәм True мотоклубы байклары күргәзмәсе планлаштырылган. Фестиваль кунаклары өчен фуд-корт, уен приставкалары белән ял итү зонасы, бию мәйданчыгы ачык булачак. Ачылу көнендә джинс-фестка керү бушлай, алдагы көннәрдә – билетлар буенча. Фестиваль 4 көн дәвам итәчәк.

6-нчы июнь, гадәттәгечә, А.С.Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Рус теле көнендә, Лядской бакчасында «Китап-фест 2021» интеллектуаль марафоны узачак. Ачылу тантанасында Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары катнашачак. Фестивальнең төп вакыйгасы Россия әдәби тәнкыйтьчесе, журналист, «Горький» интернет-порталының баш мөхәррире Константин Мильчин белән иҗади очрашу булачак.

Күргәзмә сукмагында «Нескучно о науке» һәм «В мире слов» фотокүргәзмәләре күрсәтеләчәк. Бакча аллеяларында әдәби диктантлар (рус һәм татар телләрендә), балалар өчен лекцияләр, интеллектуаль уеннар, әкиятләр уку, интерактив дәрес, мастер-класслар планлаштырылган. «Китап-фест» кунаклары «Көпчәкле китапханә» белән танышачак һәм импровизацияләнгән «Җәйге китап уку урыны»нда китап яки журнал укып ял итә алачак.

Моннан тыш, Лядской бакчасында китап продукциясен сату күргәзмәсе ачылачак һәм традицион буккроссинг – китаплар белән ирекле алмашу.

Барлык яңалыклар