Гаризалар 14-нче майга кадәр кабул ителә.
Фото: Казан мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казанның Отар бистәсендә мәдәният йорты директоры вазыйфасын үтәүгә ачык конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 14-нче апрельдән башлана. Җиңүченең исеме май ахырында аталачак.
Кандидатларга проектны (MS Power Point презентациясе) һәм мәдәният йортын үстерү концепциясе тезисларын (MS Word, Times New Roman шрифты, кегль 14) тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурста катнашу өчен документлар 14-нче майга кадәр 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә Профсоюз урамы, 25/15, кабинет 215 адресы буенча кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)292-97-42.
Исегезгә төшерәбез, Отар торак массивында мәдәният йорты 2017 елда ачылды. Учреждениедә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм иҗатның башка төрләре буенча төрле яшьтәге кешеләр өчен дәресләр уздырыла. Мәдәният йортында шулай ук китапханә эшли.