В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел турнирда 91 команда составында 1820 кеше катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 5-нче февральдә «Черек күл» паркында А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы ачыла. Быел турнирда 91 команда составында 1820 кеше катнаша.
Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, ишегалды командалары, яшүсмерләр клублары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре командалары базасында формалаша. Турнир ике дивизионда узачак: «Спорт» һәм «Ишегалды спорты». Моннан тыш, ярышлар шәһәрнең Гомуми белем бирү учреждениеләре спартакиадасы исәбенә керә.
8-23 гыйнвар көннәрендә Татарстан башкаласында өч яшь төркеме буенча беренче этап уеннары узды: 2009-2010 елларда туучылар, 2007-2008 елларда туучылар, 2005-2006 елларда туучылар, аларда 84 команда катнашты: Киров һәм Мәскәү районнарыннан 16 команда, Вахитов һәм Идел буе районнарыннан 18 команда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан 29 команда һәм Совет районыннан 21 команда.
Район ярышларында һәр яшь төркемендә беренче урын алган командалар 23-нче гыйнвардан 17-нче февральгә кадәр уза торган шәһәр турниры финалында катнашачак. Бу этапта шәһәрнең ачык боз тартмаларында «Ишегалды спорты» дивизионында 24 команда катнаша, ә «Спорт» дивизионындагы боз сарайларында 7 команда көч сынаша.
«Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнары җиңүчеләренең һәр яшь төркемендә бәрелеш матчлары нәтиҗәләре буенча шәһәр ярышларында җиңүчеләр А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының Бөтенроссия яшь хоккейчыларының республика турнирында катнашачак. Моннан тыш, призлы урыннар алучыларга кубоклар, медальләр, дипломнар, истәлекле сыннар биреләчәк. Казанның Хоккей федерациясе тарафыннан гомуми приз фонды – 500 мең сум гамәлгә куелган.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын алка» турнирын 1964 елның 8-нче декабрендә үткәрә башладылар, ул вакытта «Пионерская правда» газетасы битләрендә «Стартка, дуслар! Алтын алка чакыра!» өндәмәсе бастырылган иде. Шул ук елны беренче ярышлар да үткәрелә. Беренче турнирда 57 команда катнашкан. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе - танылган тренер Анатолий Тарасов.
1965 елдан башлап ярышлар - бер яшь категориясендә, 1971 елдан – ике категориядә (11-13 яшь һәм 14-15 яшь), 1975 елдан өч категориядә (10-12 яшь, 13-14 яшь, 15-16 яшь) узды. Турнирлар этаплап үткәрелде: шәһәр (район), өлкә (край, АССР), РСФСР, СССР республикалары зоналары. Соңгыларының җиңүчеләре беренче тапкыр 1965 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз турнирына юлламалар алды.
Турнир уеннарында үз вакытында танылган хоккейчылар Владислав Третьяк, Александр Мальцев, Владимир Мышкин, Владимир Крутов, Вячеслав Фетисов катнашты.
Казанда ярышларны Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, район администрацияләре һәм шәһәр Хоккей федерациясе белән берлектә Физик тәрбия һәм спорт комитеты оештыра.
А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабын ачу матчы 5-нче февральдә 12.30 сәгатьтә «Черек күл» паркында узачак.