(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Язгы тамчы - 2020» шәһәр фестивале старт ала. Быел анда 28 мәгариф учреждениесеннән 5 меңнән артык студент катнашачак.

«Язгы тамчы - 2020» фестивале традиция буенча 5 юнәлешне үз эченә ала: музыка, бию, театр, оригиналь жанр һәм интеллектуаль юнәлеш. Шулай ук быел өч махсус приз кертелде: «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» фестиваль темасын ачкан өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер һәм Дан елы» темасын ачкан өчен һәм яшь режиссерларның иң яхшы эше өчен.

Фестивальнең беренче этабында оештыручылар сайлап алу чаралары уздырачак. Шулай итеп, конкурс программаларын карау 3-нче марттан 5-нче мартка кадәр мәгариф учреждениеләренең концерт залларында, 11-нче марттан 13-нче мартка кадәр Казанның А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә узачак. Сайлап алу этаплары вакытында һәр белем бирү оешмасы концерт программасын 30 минуттан да артмаган вакытта тәкъдим итәчәк. Студентларның номерларын профессиональ жюри бәяләячәк.

Сайлап алу этапларында җиңү яулаучылар катнашында фестивальнең Гала-концерты 2-нче апрель 16.00 сәгатьтә В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Тулырак мәгълүматны фестиваль турындагы нигезләмәдә табарга була.
2020-02-25T11:12:20+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.