Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2020, 10:21

Казанда Uen fest традицион халык уеннары һәм күңел ачулары фестивале старт ала

Кариев театры артистлары катнашындагы беренче бәйрәм 11-нче августта Вишневский урамындагы 49-нчы номерлы йорт ишегалдында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казанда Uen fest I традицион халык уеннары һәм күңел ачулар фестивале старт ала. Кариев исемендәге театр артистлары катнашында беренче бәйрәм 11-нче августта Вишневский урамындагы 49-нчы номерлы йорт ишегалдында узачак.

12-нче августта бәйрәм Чапаев урамындагы 14/06 һәм 16-нчы номерлы йортларда яшәүчеләр өчен узачак. Чараны Камал исемендәге театр артистлары үткәрәчәк. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

Уен тамашалары Казанда гына оештырылмаячак. Uen fest фестивале белән бөтен республика буенча 1 меңнән артык ишегалдын, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларын колачлау планлаштырыла.

Белем бирү программасы да планлаштырылган: яшь буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеге турында педагоглар һәм психологлардан мастер-класслар.

Татарстанның әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре инде яраткан халык уеннарын һәм күңел ачуларын уйнап, видеога яздырдылар һәм үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә #уенфест хештэгы белән урнаштырдылар.

Фестивальдә бөтен республикадан ишегалды командалары катнаша ала. Теләүчеләр «Үз командаңны күрсәт, һәм без сезгә киләчәкбез!» онлайн-марафонына кушыла алачак, моның өчен видеога яраткан халык уенын яздырырга, язманы Instagramда #УенФестКонкурс хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Һәр ай саен очраклы рәвештә конкурста җиңүче ачыкланачак. Бүләк профессиональ аниматорлар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында ишегалды бәйрәмен үткәрү булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

2021 елның 1-нче маенда Uen fest фестиваленең конкурс өлеше башлана. Республиканың барлык ишегаллары арасында традицион милли уеннар конкурсы игълан ителәчәк. Видеоязмалар белән гаризаларны эксперт жюри бәяләячәк, 30-нчы майда финалистлар сайланачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

Барлык яңалыклар