Балалар ТР Милли музеена бушлай йөри алачак, ә экскурсияләр, музей дәресләре һәм мастер-класслар ташламалы бәядән булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 1 февральдән Казанда башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тизрәк музейга!" акциясе узачак. Балалар ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында бушлай йөри алачак, ә экскурсияләр, музей дәресләре һәм мастер-класслар ташламалы бәядән булачак.
Укучылар "Утка в руке и на поводке...", "Скрипичный ключ", "Секрет старой шкатулки", "История шариковой ручки" музей дәресләрендә, "Алешкины лепешки" мастер-класслы һәм "Игры и забавы прошлых лет" интерактив программаларда, "Сто шагов назад" һәм "Сокровища Зиланта" квест-уеннарда катнаша алачак. Тегү, керамика һәм агачта бизәкләр ясау буенча мастер-классларда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә алачак.
Акция "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында узачак, дип билгеләп үтә Милли музей матбугат хезмәте. Акция 1 февральдән 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.