В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Алия Мостафина катнашында түгәрәк өстәл узачак
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). ТР башкаласында спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге старт алды. Җиңүчеләрне ике яшь категориясендә билгеләячәкләр: 11-12 һәм 13-15 яшь.
Юниоркалар арасында җиңү өчен – 19 команда, кызлар арасында 21 команда көрәшәчәк. Ярышлар илнең иң көчле спортчы кызларын, Россия яшьләр җыелма командасы әгъзаларын берләштерәчәк. Ярышларның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Ярышлар Казан Гимнастика үзәгендә уза һәм 26 нчы октябрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында спорт гимнастикасы буенча яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры, ике тапкыр олимпия чемпионы Алия Мостафина катнашында түгәрәк өстәл узачак. Очрашуда спорт гимнастикасында спорт резервы әзерләү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышачаклар.