В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораштыруның беренче этабы узган елның декабрендә узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Казанда «Жизнелюб» проектының исемен татар теленә тәрҗемә итүнең иң яхшы варианты өчен тавыш бирүнең икенче этабы башланды.
Сораштыруның беренче этабы узган елның декабрендә узды. Ул вакытта Казанның 3 мең актив «тормыш сөюче»се проект исеменә татар телендә үз вариантларын тәкъдим итте. Иң популярлары «Яшәүчән», «Яшәү яме», «Яшь йөрәкләр» булды, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Икенче этап кысаларында онлайн-тавыш бирү 15-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ошаган исемне KZN.RU порталында сайларга мөмкин.
Искәртеп узабыз, 28-нче майда Казанда Тормыш сөючеләр бәйрәме булды. Быел аны беренче тапкыр дистанцион рәвештә билгеләп үттеләр - «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган онлайн-дәресләргә шәһәрнең 350-дән артык актив пенсионеры кушылды.