В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теннис буенча турнирда илнең төрле төбәкләреннән спортчылар ярыша
Оренбург тракты, 101 адресы буенча Казан теннис академиясендә «Казан кубогы» – теннис буенча масштаблы бөтенроссия ярышлары уза, алар 30 августта тәмамлана.
Турнирда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Тольяттидан, Өфәдән, Екатеринбургтан, Сочидан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 19 яшькә кадәрге профессиональ спортчылар катнаша.
Татарстан Республикасыннан Дэвид Вәлиев, Лев Богданов, Ярослав Беганский, Тимур Науметов, Әмир Сәлимгәрәев, Аделя Борисова, Валерия Исаева, Полина Кратюк, Самира Рәшидова, Виталина Тутулина, Зарина Фәйзрахманова, Асель Халимбаева, Софья Харламова һәм Елизавета Щетнева катнаша.
Турнир һәм аның расписаниесе турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.
Шулай ук Казанда 30 августта урам культураларының «Урам» мультиформат фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары контестларны (спортның урам төрләре буенча ярышлар) һәм арт-инсталляцияләрне күрә, чакырылган артистларның һәм диджей-сетларның тере чыгышларын ишетә, маркет һәм чилл-зоналарга (сәүдә һәм ял зоналарына) бара алачак.