В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медальләр өчен 70 тән артык спортчы, шул исәптән ТР башкаласыннан Олег Донцов һәм Павел Куликов көрәшәчәк.
Фото: ТР Бадминтон федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Татарстан башкаласы терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында Бадминтон буенча бөтенроссия ярышларын кабул итә. Татарстан җыелма командасы биш спортчыдан тора, шул исәптән аңа ике казанлы – Россия чемпионнары Олег Донцов һәм Павел Куликов кергән.
Ярышлар 15-18 нче март көннәрендә бадминтон үзәгендә узачак. Спортчылар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда алты спорт классында ярышачаклар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Казандагы турнир Санкт-Петербург, Чуваш Республикасы, Мәскәү, Самара, Саратов, Новосибирск, Кострома, Архангельск, Калининград, Псков һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар һәм Приморье краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Татарстан Республикасыннан 70 тән артык спортчыны берләштерде.