В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Курслар физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләндерүне үз эченә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда «Ярдәм» хәйрия фонды базасында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектының ике атналык тернәкләндерү курслары башланды. Проектта Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Татарстан башкаласыннан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша, алар компьютер белеме, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнә, музейлар, театрлар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм спорт ярышларында катнаша.
Курслар физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләндерүне үз эченә ала. Физик тернәкләндерүгә аерым игътибар бирелә – моның өчен проектта катнашучыларның сәламәтлек торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган махсус техник чаралар кулланыла.
Бу юлы курсларга актив тормыш позициясе булган кешеләр килгән – проектта катнашучыларның кайберләре спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә, спортның паралимпия төрләре буенча Россия җыелма командасы әгъзалары булырга әзерләнә.
«Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән гамәлгә ашырыла, дип искәртә фондның матбугат хезмәте. Ул ДЦП диагнозы булган инвалидларны, коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.