Төзекләндерү беренчеләрдән булып әлеге сезонның иң зур объектында – Һ.Такташ, Н.Назарбаев һәм Т.Миңнуллин урамнарындагы ишегаллары комплексы территориясендә башланды
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
План буенча Киров һәм Мәскәү районнарында – 103 йорт, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 112 йорт, Совет районында – 118 йорт һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 119 йорт территориясе тәртипкә китереләчәк. Ишегалларында юлларны һәм тротуарларны яңартачаклар, эскәмияләр, урналар һәм яктырту баганалары, кече архитектура формалары урнаштырачаклар. Моннан тыш, парковка урыннары булдырылачак, җәяүлеләр сукмаклары һәм куркынычсыз өслек белән балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк, алар җиһазландырылачак. Шулай ук каты коммуналь калдыклар җыю өчен мәйданчыклар ремонтланачак, яңа хуҗалык-көнкүреш җиһазлары куелачак. Яшел зоналар белән машина кую урыннары саны арасындагы балансны саклауга аерым игътибар бирелә.
Программа буенча бүлеп бирелгән акчаларның күп өлеше юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк, аларның гомуми мәйданы 530 мең кв. метрны тәшкил итә. Акчаларның тагын бер өлеше яктырту элементларын урнаштыруга һәм кече архитектура формаларын сатып алуга тотылачак. Әлеге эшләрнең һәрберсенә уртача 300 млн сум каралган. Идарәче компанияләр тарафыннан халык белән берлектә ишегалларын яшелләндерү планлаштырыла – бу төр эшләр программага керми. Шулай ук кайбер ишегалларында видеокамералар урнаштырылачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында быел программа буенча 77 йорт яны территориясен яңартачаклар. Иң масштаблы эшләр Һ.Такташ, Н.Назарбаев һәм Т.Миңнуллин урамнарында урнашкан күпфатирлы 24 йортның ишегаллары комплексында башкарылачак. Аларның гомуми мәйданы – 98 мең кв.м, яхшыртулар якынча 7 мең кешегә кагылачак.
Төзекләндерү эшләре Н.Назарбаев урамындагы 62 нче, 64 нче йортлар территориясендә инде башланган. Эшчеләр уен һәм спорт комплекслары төзеячәк, кер киптерү өчен җайланмалар, эскәмияләр һәм яңа яктырту баганалары урнаштырачак. Моңа кадәр ишегалдында буш кыр булган, шуңа күрә төзелеш нульдән башланган.
Шул ук вакытта иң кечкенә объект Вахитов һәм Идел буе районнары чикләрендә урнашкан – Мөштәри урамындагы 10 нчы йорт ишегалдының мәйданы 512 кв. метрны тәшкил итә, анда 37 кеше яши.
Киров һәм Мәскәү районнарында 66 ишегалды төзекләндереләчәк, хәзерге вакытта эшләр шуларның 21 ендә (Шоссе, 2 нче Юго-Западная, Сабан, Коләхмәтов, Восстание һәм Декабристлар урамнарындагы ишегаллары) алып барыла. 1 нче майга Фрунзе урамындагы 3 нче һәм 13 нче йортлар, Ибраһимов проспектындагы 63 нче йорт, Королев урамындагы 12 нче йорт һәм Коләхмәтов урамындагы 11 нче йорт ишегалларында яңа юл өслеге түшәләчәк. Калган объектларда яңа асфальт май ахырында барлыкка киләчәк. Җәйге чорда урналар, эскәмияләр һәм балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар китерә башлаячаклар.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 50 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Әйтик, Маршал Чуйков урамындагы 17 нче, 19 нчы йортлар территориясендә эшчеләр хәзер юл һәм тротуар поребриклары урнаштыралар, яңа машина юлына һәм машина кую урыннарына грунт салалар. Бер территориядә генә дә 25 ләп кеше эшли.
Эшләр шулай ук Меридиан, Мусин, Апас, Голубятников, Трамвай, Ленинград урамнары ишегалларында башланган. Хәзер иске җиһазларны демонтажлау һәм тузган асфальт өслекне алу, тротуар поребригын урнаштыру башкарыла.
Программага Совет районының 60 ишегалды кергән. Бүгенге көндә эшләр 12 йорт яны территориясендә алып барыла, аларның күбесе Дәрвишләр бистәсендә урнашкан.
Төзекләндерү исемлегенә нинди ишегаллары керүен сайтта белергә мөмкин, анда халык тәкъдимнәр һәм искәрмәләр калдыра ала. Мөрәҗәгатьләрне шулай ук проектның социаль челтәрләрендә дә, 7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча да кабул итәләр.
Йорт яны территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча халык белән фикер алышулар узган. Аларда «Безнең ишегалды» проекты вәкилләре, районнар администрацияләре һәм идарәче компанияләр, шулай ук архитектор-проектлаучылар катнашкан. Очрашулар нәтиҗәләре буенча торак урыннар милекчеләренең гомуми җыелышлары беркетмәләре төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда 473 йорт территориясе төзекләндерелгән, анда 100 мең кеше яши. Ремонтланган юлларның гомуми мәйданы – 530 мең кв. метрдан артык. Ишегалларында диодлы 3,2 мең яктырткыч, 4,7 мең кече архитектура формасы урнаштырылган һәм 5 мең парковка урыны булдырылган.
Гомумән алганда, «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырылган дүрт ел эчендә Казанда күпфатирлы 1829 йорт ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу яңартуга мохтаҗ территорияләрнең 52% ын тәшкил итә. Ишегалларында 2,5 млн кв.м мәйданда асфальт-бетон өслек ремонтланган, 20 мең өстәмә машина урыны җиһазландырылган. Программаны гамәлгә ашыруга 10,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә якынча 400 мең казанлы өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре