«Сишәмбе көннәрендә - рус теле» дәресләре акция башланганчыга кадәр атнага бер тапкыр даими рәвештә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казанда «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталылыгы акциясендә катнашучылар өчен рус теле буенча бушлай әзерлек курслары башланды. «Сишәмбе көннәрендә - рус теле» дәресләре акция башланганчыга кадәр атнага бер тапкыр даими рәвештә узачак.
Тыңлаучылар әзерлек курсларында башкара торган биремнәр - булачак диктант текстлары нигезендә төзелә. Казанда «Тоталь диктант» проекты координаторы Вячеслав Шаталов аңлатканча, рус теле укытучылары катнашучылар белән охшаш тәкъдим конструкцияләре булган текстларны тикшерә, орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләргә кагыла, алар киләчәктә диктант язганда ярдәм итә алачак.
Дәресләр атна саен түбәндәге адрес буенча узачак: Дзержинский ур., 11/2, 3 кат. Дәресләргә бару өчен, алдан сайтта теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» акциясе Казанда 4-нче апрельдә узачак. Анда катнашу өчен 25-нче марттан башлап totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк. Узган ел диктант дөньяның 68 илендә 800-дән артык шәһәрдә язылган, акциядә 250 меңнән артык кеше катнашкан. Татарстанда акцияне республиканың барлык шәһәрләрендә дә 50 төрле мәйданчыкта үткәрделәр.