Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2020, 12:38

Казанда Бөтенроссия халык санын алу-2020 мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләр өчен укыту семинарлары башланды

Татарстан Республикасы башкаласында Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда кулланылачак исәп персоналы өчен укыту семинарлары старт алды. Кичә 3 көнлек укуларны ВПН-2020 мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләр узды. Бу хакта Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлегендә хәбәр иттеләр.

Семинарда катнашучыларны Бөтенроссия халык санын алуның төп нигезләмәләре, исәпкә алу кәгазьләрен тутыру тәртибе, эшне оештыру белән таныштырдылар. Моннан тыш, алар халык турында белешмәләр җыю буенча практик дәресләр дә узды. Семинарның иң мөһим пунктларының берсе Бөтенроссия халык санын алу мобиль җайланмалары – планшетлар белән эшләргә өйрәтү булды, алар белән һәр исәп алучы тәэмин ителәчәк

Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Исәпкә алучы булып балигълык яшенә җиткән һәм укуларны уңышлы узган РФ гражданнары тора ала. Казанда исәп алучы персоналын җыю дәвам итә. Исәпкә алучылар мәгълүмати базасына керү өчен ничек гариза бирү турында тагын да тулырак мәгълүматны +7(843)221-78-87 телефоны буенча белергә мөмкин.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-нче апреленнән 30-нчы апреленә кадәр цифрлы технологияләрне кулланып узачак. Алдагы халык санын алуның төп яңалыгы Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программалы планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да теркәлергә мөмкин булачак. Октябрьдән халык санын алу илнең кыен үтеп керә торган районнарында уза.

Барлык яңалыклар

Казанда Бөтенроссия халык санын алу-2020 мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләр өчен укыту семинарлары башланды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда кулланылачак исәп персоналы өчен укыту семинарлары старт алды. Кичә 3 көнлек укуларны ВПН-2020 мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләр узды. Бу хакта Казан шәһәрендәге Дәүләт статистикасы бүлегендә хәбәр иттеләр.

Семинарда катнашучыларны Бөтенроссия халык санын алуның төп нигезләмәләре, исәпкә алу кәгазьләрен тутыру тәртибе, эшне оештыру белән таныштырдылар. Моннан тыш, алар халык турында белешмәләр җыю буенча практик дәресләр дә узды. Семинарның иң мөһим пунктларының берсе Бөтенроссия халык санын алу мобиль җайланмалары – планшетлар белән эшләргә өйрәтү булды, алар белән һәр исәп алучы тәэмин ителәчәк.