Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2022, 16:25

Казанда Коръәнне дөрес уку һәм азан әйтү буенча курслар башланды

Галиев мәчетендә дәресләрне Төркиядән чакырылган белгеч үткәрә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Кичә Казанда татар мәкаме буенча Коръән уку һәм азан әйтү курслары старт алды. Дәресләрне Төркиядән махсус чакырылган мөгаллим, Дин эшләре министрлыгының Коръән уку һәм азан әйтүдә хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Усман Алаҗа алып бара, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Беренче дәрестә тыңлаучылар мәкамнарның төрләре һәм аларның үзенчәлекләре турында белделәр. Укытучы татар җырлау алымы пентатоникага нигезләнгән булуын, 5 нота кулланылуын, кытай, япон мәдәнияте һәм алтай халыклары мәдәниятенә якын булуын, шулай ук иң борынгы рецитация төрләренә каравын җиткерде. Тыңлаучылар гамәли күнегүләр дә ясады – татар мәкаменең башка төр рецитацияләрдән аермаларын ачыкладылар, аның үзенчәлекләре турында белделәр, шулай ук Коръән уку һәм азанны татар мәкаме белән әйтү күнекмәләрен алдылар. Бүгенге дәрестә тыңлаучылар дөрес сулыш алырга һәм вокалга өйрәнәчәкләр.

Курсларны оештыру инициативасы белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыккан. Беренче дәрестә ул Коръән укуда һәм азан әйтүдә татар мәкамен торгызу һәм популярлаштыру турында сөйләде. Мөфти сүзләренчә, татар мәдәниятендә бу традиция юкка чыга бара, димәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, дин әһелләре һәм башка белгечләр игътибарын таләп итә. Курслар нәтиҗәләре буенча татар мәкаменнән киләчәктә файдалану өчен ноталы ярдәмлек төзеләчәк.

Дәресләр Галиев мәчетендә 13 нче октябрьгә кадәр һәр көнне узачак, аларга теләгән һәркем килә алачак. Дәресләр 18:00 сәгатьтә башлана.
Барлык яңалыклар