В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шөгыльләр атнага ике тапкырт Урицкий исемендәге паркта уза.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казан Урицкий исемендәге паркта скандинавия йөреше буенча бушлай дәресләр башланды. Катнашучылар өчен бер һәм өч километр озынлыктагы маршрутлар әзерләнгән. Шөгыльләр яңа гына кушылучыларга да, спортның бу төрендә инде тәҗрибәләре булган кешеләргә дә туры килә.
Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00 сәгатьтә уза, катнашучыларның җыюлу урыны – «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәге янындагы пирс. Катнашучыларны Төньяк йөреше федерациясе инструкторы өйрәтә.
Начар һава торышы булган очракта дәрес булу-булмау турындагы мәгълүматны +7(937)529-83-78 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.