В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы бәйгенең гомуми приз фонды – 5 миллион сум
Марат Мөгыйнов фотосы
Быел катнашучылар даирәсе киңәйтелде, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Казанда татар телен өйрәнүче затлардан тыш, бәйгедә Идел буе халыклары – чуаш, удмурт, мари, мордва һәм Татарстан башкаласында даими яшәүче башкорт вәкилләре – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр дә катнаша ала.
Катнашучыларга туган телләрне өйрәнүгә һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар эшләргә тәкъдим ителә. Болар кызыклы китаплар, комикслар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыкаль тәкъдимнәр һәм башка форматлар булырга мөмкин.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза юлларга кирәк. Гаризада шәхси мәгълүматлар, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы һәм якынча сметасы күрсәтелергә тиеш. Бәйгенең тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең https://vk.com/millikznru рәсми төркемендә танышырга була.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри финалга узучыларны ачыклаячак. Алар исә үз проектларын тәкъдир итү чарасының көндезге этабында тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектларга, аларны гамәлгә ашыру максатыннан грантлар биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 29 тәкъдим хупланган. Гамәлгә ашырылган проектлар арасында – матур әдәбият һәм фәнни басмалар, комикслар, мобиль кушымталар, аудио- һәм видеоподкастлар, сәхнә әсәрләре, балет һәм Салих Габәши исемендәге беренче милли музыка фестивале. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләрнең проектларын тәкъдир итү кичәсе 5 мартта «Яратам» яшьләр клубында узды.