Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгына һәм WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Туризм һәм спорт» XXIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсы ачылды. Быел кунакларга Россиянең һәм дөньяның 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100-дән артык компания туристлык потенциалын тәкъдим итә. Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгына һәм WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына багышлана.
Ачылу тантанасында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Казан туризмын үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Алтай краеның туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Дешевых һәм башкалар катнашты.
Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, Казахстан, Кытай, Төркия, Венгрия һәм башка илләр стендлары куелуы быелгы күргәзмәнең кыйммәте булып тора. «Бу – безнең төп партнерларыбыз, алар белән без туристлар агымнарын үзара алмашу буенча эшлибез», - дип сөйләде ул. «Бүген республика дөнья базарына актив интеграцияләнә, туристлар арасында зур абруй яулый бара. Моны бүген 24-нче тапкыр үткәрелә торган күргәзмә дә раслый. Бу - базарның иң яхшы уенчыларын җыя, туризм һәм ял итү өчен уңайлы ил буларак дәүләтебез брендын формалаштыруга ярдәм итә торган нәтиҗәле мәйданчык», - дип билгеләп үтте Евгений Дешевых.
Традиция буенча күргәзмәдә Казанның стенды да тәкъдим ителде, Сергей Иванов сүзләренчә, Татарстанның туристлык продуктының "төше" булып тора ул. Туризм өлкәсе белгечләре җиткерергә омтылган төп идея – "Kazan is much more» – «Казан - син уйлаганнан да күбрәк», «Казан гаҗәпләндерә», «Ай Да Казан». «Без хәзер туристларның кире әйләнеп кайтулары өчен көрәшәбез, кунаклар килгәч, безгә аларның өметләрен икеләтә акларга кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, туристлар, чыннан да, Казанда архитектура һәм тарихи истәлекле урыннардан кала да, карарлык кызыклы урыннар бар дип ышандыра. Бездә яр буенда йөрергә, кич белән уңайлы паркларга һәм скверларга барырга, милли ризыклардан авыз итәргә була. Өстәвенә, болар барысы да елның теләсә кайсы вакытында мөмкин», – дип җиткерде Д.Санникова.
Күргәзмәдә катнашучылар төрле мастер-класслар, күрсәтмә спорт чыгышлары үткәрделәр, шәһәрләрнең туристик потенциалын тәкъдим иттеләр.
Бүген күргәзмә кысаларында шулай ук Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3-нче Халыкара кулинария конкурсы ачылды. 12-нче һәм 13-нче апрельдә күргәзмәдә мастер-класслар һәм күрсәтмә чыгышлар дәвам итәчәк, шулай ук Россиядә балалар туризмы елына багышланган «Россия - минем тарихым» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.