Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2019, 10:44

Казанда төнге велофестка теркәлү башланды

Катнашучыларны шәһәр буйлап йөрү, бәйге, тәм-томнар һәм музыкаль программа көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Ксения Швецова). 20-нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә Казанда ел саен үткәрелә торган төнге велофест узачак. Анда катнашучылар гадәти булмаган бәйгедә катнаша һәм шәһәр турында кызыклы фактлар белә алачаклар. Велофестка теләгән һәркем кушыла ала – анда катнашу өчен теркәлү ачык, ул 20-нче июль 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Быел WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты алдыннан велофест маршруты Совет районы объектлары аша узачак.

Фестивальдә катнашучыларны җыю 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионының «С» секторында янында башлана. Велофест маршруты буенча 5 тукталыш ясау планлаштырыла: компрессорлар заводы янында, «Ракета» стадионы янында, КОМЗ янындагы базар мәйданында, ветеринария академиясе һәм кооператив институты янында.

Традицион рәвештә экскурсия «БИМ-радио» дулкыннарында трансляцияләнәчәк. Һәр тукталышта велофестта катнашучылар танылган спикерлар тарафыннан яздырылган хикәяләр тыңлый алачаклар. Алар арасында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар. «Болар барысы да чарада катнашучыларга җәйге шәһәрнең төнге күренешләре белән хозурланырга гына түгел, ә республика башкаласының мөһим урыннары турында кызыклы фактлар да белергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Д.Санникова.

Велофестта катнашу өчен kazanvelofest.ru сайтында теркәлергә мөмкин.

Төнге велофест программасында фудкорт һәм эссе DJ Set планлаштырылган. Ә бу елның фишкасы «Велофестның иң шәп катнашучысы» конкурсы булачак. Дарья Санникова аңлатканча, конкурска кушылу өчен фестиваль сайтында теркәлергә, үзеңне һәм велосипедыңны төрле ут элементлары белән бизәргә, велофестка килергә, фотога төшәргә һәм аны Instagramга @gokazan.ru билгесе һәм #ночнойвелофест2019 хэштегы белән куярга кирәк   Конкурска йомгак 21-нче июль 21.00 сәгатьтә ясалачак, җиңүчеләрне чара партнерларыннан бүләкләр көтә.

«Без Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән бик күп катнашучылар көтәбез», – диде Туризмны үстерү комитеты директоры.

Төнге велофестны иң югары дәрәҗәдә үткәрү генә түгел, анда катнашмаган шәһәр халкының һәм кунакларының уңайлылыгы турында да кайгыртырга кирәк, дип билгеләп үтте үз чиратында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. Ул чара вакытында Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк, дип искәртте. «Бу оештыру өчен шактый катлаулы чара, без шәһәр дәүләт автоинспекциясе белән бергә маршрутларны килештерәбез, катнашучыларны аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен озатып барабыз, – диде Д.Калинкин. – Әмма без тулаем шәһәр мәнфәгатьләре турында да онытмаска тиеш. Юллар ябылу турында барысы да белсеннәр һәм үз маршрутларына алдан ук төзәтмәләр кертә алсыннар өчен велофестның маршруты алдан ук басылып чыгарга тиеш».

Исегезгә төшерәбез, узган ел төнге велофест Казанда 13-нче октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары буенча – шәһәрнең керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, шәһәрнең үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.07.2019
Видеорепортаж
15.07.2019 09:57
20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда ел саен үткәрелә торган төнге велофест узачак
Барлык яңалыклар