Шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен игътибар белән күзәтәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 11 нче июльдән Казанда «Куркынычсызлык каешы» профилактик акциясе старт алды. Шулай итеп, ай дәвамында шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен аеруча игътибар белән күзәтәчәкләр.
Чара 10 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50% ка, арткы утыргычлардагы пассажирлар өчен 25% ка киметә. Капланган очракта куркынычсызлык каешын эләктерү исән калу шансларын биш тапкырга арттыра, дип хәбәр иттеләр РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.