В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән бергә ярышларда шәһәр һәм республика җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль, Михаил Ченцов). Казанда традицион, 36-нчы “Чаңгы эзе-2018” ярышлары старт алды. Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән бергә ярышларда “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Башкарма комитетның Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.
“Россия чаңгы эзе-2018” ярышларын уздыру өчен Казанда өч мәйданчык әзерләнде: Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары өчен Горки-Әмәт урманында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өчен Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов ур.).
Төп старт Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында бирелде, биредә стартка Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр һәм республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре чыкты. Татарстан җитәкчелеге исеменнән казанлыларны “чаңгы бәйрәме” белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов котлады. “Россия чаңгы эзе” 1982 елдан уздырыла. Татарстан әлеге бәйрәмдә 2005 елдан катнаша. Бүген, минемчә, Казанда 20 меңгә якын кеше ярышларда катнашыр. Гадәттәгечә, “Татарстан чаңгы эзе” ярышына 150 меңнән артык кеше кушылыр. Сезгә уңышлар һәм яхшы кәеф телим”, - диде ул.
Кышкы спорт төрләрен яратучыларны Владимир Леонов та сәламләде. Министр хәзерге вакытта Кореяда Олимпиадада чыгыш ясаучы Россиянең җыелма командасына булышлык итәргә чакырды. “Әлеге старт белән, әлбәттә, авыр шартларда чыгыш ясаучы җыелма командабызга булышлык итәргә тиешбез. Бүген безнең белән бер үк вакытта бездә тәрбияләнгән Аня Нечаевская ярыша. Берничә спортчыбыз инде чыгыш ясарга өлгерде. Әйдәгез, аларга булышлык итик. Ура!”, - диде В.Леонов. Министрның әлеге тәкъдимен халык алкышлар белән каршы алды.
Тамашачылар һәм спортчылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде: тимераякта шуу, иҗат коллективлары чыгышлары, кайнар ашлар. Бу елның үзенчәлеге булып шунда ук Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының чаңгыда йөгерү буенча “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативларын тапшыру мөмкинлеге торды.
Ачылу тантанасыннан соң, беренче булып стартка республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре чыкты. 2 километрлы ярышлар нәтиҗәләре буенча шәһәр җитәкчеләре арасында (ир-атлар) арасында өченче урынны – Ирек Мөхәммәтшин, икенче урынны – КДЭУ ректоры Роберт Абдуллаҗанов, беренче урынны Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры ярдәмчесе Рамиль Хәйруллин алды. Җиңүчеләрне Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова бүләкләде.
Республика җитәкче хатын-кызлары арасында өченче урынны – ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова, икенче – ТР Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире Резеда Сабирова, беренче урынны Тормыш иминлеге фәнни үзәге директоры Роза Әхмәдиева алды. Ир-атлар арасында өченче урынны - “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, икенче урынны – ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов яуладылар. “Россия чаңгы эзе-2018” ярышларының абсолют чемпионы ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев булды.
Алардан соң чаңгы эзенә “Юдино-100” ярышларында катнашучылар чыкты, ярышлар микрорайон юбилеена багышланган иде. 2 километрлы ярышларга Киров һәм Мәскәү районнары ветераннары һәм пенсионерлары советы вәкилләре, 152 һәм 153 номерлы мәктәпләр укучылары, “Яңа Юдино” территориаль җәмәгать үзидарәсе яшәүчеләре, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре һәм спортка битараф булмаган кешеләр чыкты.