Мәктәп укучылары иң әүвәл чит телләрне тапшыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Бүген бөтен Россия буенча тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыруның төп чоры башланды.
Мәктәп укучылары төп дәүләт имтиханын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын иң беренче чит телләрдән тапшырачаклар. Әйтик, Татарстанның 2754 тугызынчы сыйныф укучысы 50 җиһазландырылган пунктта төп дәүләт имтиханын тапшырачак, шуларның 2703-е инглиз телен, 18-е алман телен, 32-се француз телен тапшыра. 1 кеше немец теле буенча имтиханны дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшыра.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды. Язма өлешнең дәвамлылыгы – 2 сәгать (120 минут), телдән җавап бирү өлеше - 15 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен төп дәүләт имтиханын бирү вакыты 1,5 сәгатькә арта.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, чит тел буенча имтиханнар (язма өлеш һәм «Сөйләү» телдән җавап бирү өлеше) 24-нче һәм 25-нче майда узачак.
Чит телләр буенча төп дәүләт имтиханы, дәүләт чыгарылыш имтиханы үткәрелүен 100 җәмәгать күзәтүчесе – Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары күзәтәчәк. Моннан тыш, барлык аудиторияләрдә офлайн-күзәтү алып барылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.