В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чимал Гаврилов ур., 5 адресы буенча урнашкан гипермаркетларның берсендә кабул ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Казанда икенчел чимал кабул итү буенча экологик акция башланды. Макулатура, гофрокартон, полиэтилен һәм пластик шәһәрнең Гаврилов ур., 5 адресы буенча урнашкан гипермаркетларның берсендә кабул ителәчәк.
Икенчел чималны эшкәртүгә көн саен 9.00-дән 17.00-гә кадәр тапшырырга мөмкин. Кирәк булганда пункт хезмәткәре шәһәрдә яшәүчеләргә чималны сортларга аеру мәсьәләләре буенча консультация бирә. Икенчел чимал җыю пункты бинаның сулъяк ишеге янында, күпләп сату бүлеге янында урнашкан, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.