В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны төзәтәчәкләр һәм авыр тормыш хәленә эләккән гаилә балаларына тапшырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казанда велосипедлар җыю буенча хәйрия акциясе уза. Шәһәр халкы файдаланылмый торган велосипедларын тапшыра ала, алар кирәк булса ремонтланачак һәм аннан соң авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләрдәге балаларга тапшырылачак.
Велосипедны 15 нче майга кадәр китерергә мөмкин. Активистлар аны караячак һәм ремонт өчен күпме акча кирәклеген әйтәчәк. 16 нчы майда акцияне оештыручылар җыелган велосипедларны ремонтлау өчен кирәкле сумманы игълан итәчәк, шуннан соң онлайн-акча җыю башланачак. Акчаларны 28 нче май көнне Гаврилов урамы – Зәңгәр күлләр маршруты буенча узачак велосипедларда хәйрия йөрешендә дә тапшырырга мөмкин булачак.
Ремонтланган велосипедларны балаларга 1 нче июнь көнне Казан паркларының берсендә тапшыру планлаштырыла.
Велосипедларны Дачная урамы, 22 (Әмәт поселогы) адресы буенча кабул итәләр. Алдан +7(950)319-78-20 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Хәйрия акциясен #KazVel велосипедчылар берләшмәсе һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрә.
Проектны оештыручылар велосипедларны икенчел куллану механизмын үстерү экология өлкәсендәге проблемаларны хәл итү, гражданнарны экономик куллануга җәлеп итү, грамоталы утильләштерү һәм хәйриячелек мәсьәләләрен чишү өчен кирәк дип билгеләп үтәләр, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте.