Шәһәрлеләр полициягә наркотиклар сату яки аларның медицина максатларда кулланылмавы фактлары турында хәбәр итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда "Сообщи, где торгуют смертью" Бөтенроссия оператив-профилактик акциясенең беренче этабы башланды. Чараның максаты – наркотикларга каршы көрәш һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе шәһәрлеләрне наркотиклар сату яки аларның медицина максатларында кулланылмавы фактлары турында түбәндәге телефон аша хәбәр итүне сорый: 8 (843) 291-48-21 (дежур часте), 8 (843) 291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны), яки 02 (кәрәзле телефондан 020), 052 (аноним) номерлары буенча.
Акция 22 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.