В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын наркотиклар сату яки аларны куллану фактлары турында полициягә хәбәр итәргә чакыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казанда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясенең беренче этабы башланды. Ул 26-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чаралар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, наркотикларга бәйле затларга квалификацияле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе искә төшерә: наркотиклар сату яки аларны медицина булмаган куллану фактлары турында полициягә +7(843)291-48-21 (дежур часть), +7(843)291-20-02 (ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны), 02 (020 мобиль телефон, 052 (аноним) телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.