Моның өчен шәһәрдә берничә контейнер урнаштырылган
7 апрельгә кадәр Казан халкы эшкәртү өчен автомобиль покрышкалары тапшыра ала. Моның өчен акцияне оештыручылар – «ТКХП» ИК – шәһәрдә берничә контейнер урнаштырды.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Адоратский ур., 76б
Академик Лаврентьев ур., 8б
Фатыйх Әмирхан ур., 48, 101в
Киров һәм Мәскәү районнары
Васильченко ур., 6
Клара Цеткин ур., 86
Идел буе һәм Вахитов районнары
Авангард ур., 88а
Техника ур., 118
Совет районы
Родина ур., 49/3
Себер тракты, 61
Бу контейнерларда җиңел автомобильләрдән покрышкалар гына калдырырга мөмкин. Сәламәт әйләнә-тирә мохитне саклау өчен шиннарны башка төр калдыклардан аерым утильләштерү мөһим.
Җыелган покрышкалардан Казансу яр буенда йөгерү экоюлы ясалачак. Ул «УРАМ» экстрим-паркын һәм Ленин дамбасын тоташтырачак.
Исегезгә төшерәбез, узган көзге сезонда 1,3 мең кубометрдан артык автомобиль покрышкалары җыюга ирешелде. Алынган резина валчыкларыннан балалар мәйданчыклары өчен түшәмәләр ясыйлар.