Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2025, 10:32

Казанда «Җиңү байрагы маршы» акциясе башланды

Җиңү байрагын 11 ноябрьгә кадәр республиканың барлык шәһәрләре буйлап йөртәчәкләр

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү байрагы маршы» Бөтенроссия акциясе башланып китте. Тантаналы митинг 5 ноябрьдә Җиңү паркында узды. Чарага 100 дән артык яшь армияче, ветераннар оешмасы вәкилләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелган иде.

Тантана барышында геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциянең республика этабын башлап җибәрү өчен тантаналы рәвештә Җиңү байрагы тапшырылды. Байракны атна дәвамында Татарстан мәктәпләре, көллиятләре һәм патриотик үзәкләр буйлап йөртәчәкләр. Республиканың һәр шәһәрендә һәм районында ветераннар, хезмәт династияләре белән очрашулар, тематик дәресләр, экскурсияләр, күргәзмәләр узачак, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе.

Акция тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләр арасында патриотизм рухы тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яшь армия»нең төбәк бүлеге һәм «Роспатриотүзәк» оештыра.

Барлык яңалыклар

Казанда «Җиңү байрагы маршы» акциясе башланды

<p> Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү байрагы маршы» Бөтенроссия акциясе башланып китте. Тантаналы митинг 5 ноябрьдә Җиңү паркында узды. Чарага 100 дән артык яшь армияче, ветераннар оешмасы вәкилләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелган иде. </p> <p> Тантана барышында геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциянең республика этабын башлап җибәрү өчен тантаналы рәвештә Җиңү байрагы тапшырылды. Байракны атна дәвамында Татарстан мәктәпләре, көллиятләре һәм патриотик үзәкләр буйлап йөртәчәкләр. Республиканың һәр шәһәрендә һәм районында ветераннар, хезмәт династияләре белән очрашулар, тематик дәресләр, экскурсияләр, күргәзмәләр узачак, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе. </p> <p> Акция тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләр арасында патриотизм рухы тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яшь армия»нең төбәк бүлеге һәм «Роспатриотүзәк» оештыра. </p>