Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2019, 15:12

Казанда «Георгий тасмасы» акциясе старт алды

9-нчы майга кадәр барлыгы 15 мең тасма таратылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Бүген Казанның Бауман урамында «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт алды. Биредә тантаналы рәвештә 100 метрлы ике Георгий тасмасын кистеләр һәм 300-дән артык тасма тараттылар.

Казан халкы һәм кунаклары 9-нчы майга кадәр Бауман урамындагы сәгать янында, «Казан» гаилә үзәге һәм Камал театр янында әлеге тасманы ничек алырга һәм ничек эләктерергә икәнлеген белә алачаклар. Җиңү символларын Горький, Петров, Урицкий, «Крылья Советов», Җиңү паркларында һәм Горки-Әмәт урманында да таратачаклар. Волонтерлар 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр һәм 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында. 9-нчы майга кадәр барлыгы 15 мең тасма таратылачак. Шуны да искәртик: моның өчен Казан предприятиеләренең берсендә Георгий тасмаларын 5 мең километр озынлыкта тукыячаклар.

Барлык яңалыклар

Казанда «Георгий тасмасы» акциясе старт алды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Бүген Казанның Бауман урамында «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт алды. Биредә тантаналы рәвештә 100 метрлы ике Георгий тасмасын кистеләр һәм 300-дән артык тасма тараттылар. </p> <p> Казан халкы һәм кунаклары <a href="https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/25-aprelya-v-kazani-startuet-vserossiyskaya-aktsiya-georgievskaya-lentochka/" target="_blank">9-нчы майга кадәр</a> Бауман урамындагы сәгать янында, «Казан» гаилә үзәге һәм Камал театр янында әлеге тасманы ничек алырга һәм ничек эләктерергә икәнлеген белә алачаклар. Җиңү символларын Горький, Петров, Урицкий, «Крылья Советов», Җиңү паркларында һәм Горки-Әмәт урманында да таратачаклар. Волонтерлар 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр һәм 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында. 9-нчы майга кадәр барлыгы 15 мең тасма таратылачак. Шуны да искәртик: моның өчен Казан предприятиеләренең берсендә Георгий тасмаларын <a href="https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/5-millionov-metrov-georgievskoy-lenty-sotkut-v-kazani-ko-dnyu-pobedy/" target="_blank">5 мең километр озынлыкта тукыячаклар</a>. </p>