Беренче чиратта көчле хәрәкәтле һәм җәмәгать транспорты маршрутлары узган юллар төзекләндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда юллардагы чокырларны төзекләндерү эшләре башланды. Эшләр кичә Киров районында, аерым алганда Боевая урамында башланды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
“Хәзерге вакытта төнге сәгатьләрдә сыйфатлы төзекләндерү эшләрен башкарып була торган юлларны сайлыйбыз”, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. “Көчле хәрәкәтле һәм җәмәгать транспорты маршрутлары узган юллардан башлыйбыз”. – дип искәртте И.Куляжев. Ул өстәгәнчә, Николай Ершов, Оренбург тракты һәм Җиңү проспектында да чокырлар барлыкка килгән. “Узган ел белән чагыштырганда, алар азрак, ләкин бар”, - диде И.Куляжев.
Комитет рәисе чокырларны ремонтлау технологияләре турында сөйләде. +10 градуска кадәрге температура вакытында чокырларга эретеп коелган асфальтобетон җәелә. Җылылык 10 градустан артса, тыгыз кайнар сфальтобетон кулланылачак. Эшләр башкарыр алдыннан чокыр пычрактан, чүптән чистартыла, киптерелә.
Искәртергә кирәк, төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан Казанда юлларны комиссион тикшерү үткәрелде. “Быел кышын температура үзгәрешләре кискен булмаганга, юлларда чокырлар азрак”, - дип билгеләп үткән иде Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә. Чокырларны төзекләндерү эшләре юлларны карап тоту буенча агымдагы план буенча башкарыла. 2018 елда муниципаль юл фондыннан әлеге максатларда 53 млн сум бүленгән. Ремонт 40 мең кв метрга якын мәйданда башкарылачак.
Игорь Куляжев искәртеп үткәнчә, Казанда быел юл эшләренә 5,5 млрд сум бүленгән, шуларның 1,6 млрд сумы – “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проект буенча. 2,9 млрд сум урам-юл челтәрен норматив халәткә китерүгә юнәлдереләчәк, 1 млрд сум ишегалларын һәм кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү эшләренә тотылачак.