В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда илнең төрле төбәкләреннән 100-дән артык спортчы катнаша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Бүген Казанда Даун синдромлы затлар арасында йөзү буенча «Бергә җиңәбез» Бөтенроссия турниры башланды. Ачылу тантанасы «Әкият» курчак театрында узды һәм театр тамашасы белән үрелеп барды. Ярышларда Россиянең 31 төбәгеннән 12 яшьтән өлкәнрәк йөздән артык спортчы катнаша.
Татарстан башкаласы турнирны өченче тапкыр кабул итәчәк. Бөтенесе дүрт ярыш көне планлаштырылган, 17-20-нче сентябрь көннәрендә, ярышлар «Акчарлак» йөзү бассейнында Кол Гали ур., 13а адресы буенча узачак. Һәр көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы планлаштырылган.
Турнирның төп бурычларының берсе – Даун синдромлы затларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Турнир кысаларында ярышлар гына түгел, әниләрнең коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы да узачак. Моннан тыш, турнирның йомгаклау көнендә катнашучылар Казан зооботаника бакчасында дискотекалы бәйрәмгә килә алачак.
Турнир программасы белән тулырак Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты социаль челтәрләрендә танышырга була.