Ярышларда Россиянең биш федераль округының 47 шәһәреннән 1147 спортчы катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның Үзәк стадионында Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры старт алды. Өч көн дәвамында Россиянең биш федераль округының 47 шәһәреннән 1147 спортчы җиңү өчен көрәшәчәк.
Турнирда Мурманск, Екатеринбург, Чиләбе, Вологда, Красноуфимск, Төмән, Липецк, Ярославль, Санкт-Петербург, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Зәй, Бирск, Чебоксар, Саратов, Салехард, Оренбург, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Киров, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән җиңел атлетлар катнаша.
Спортчылар 60, 200, 400, 800, 1500, 3000 метрлы дистанциядә киртәләр үтеп йөгерүдә, эстафетада, озынлыкка сикерүдә, өч катлы сикерүдә, биеклеккә сикерүдә, колга белән сикерүдә, шулай ук ядрә ыргытуда ярышалар. Берничә яшь категориясе буенча ярышлар үткәрелә: 14-15 яшьлек, 16-17 яшьлек һәм 18-19 яшьлек спортчылар арасында. Турнирда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнаша.
«Без барлык спортчыларны да Казанда сәламләвебезгә шатбыз. Ышанам ки, сезгә безнең шәһәрдә ошар, – дип мөрәҗәгать итте турнирны ачу тантанасында катнашучыларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. – Бу ярышлар сезнең өчен яңа спорт казанышларына алып бара торган юлда тагын бер баскыч булсын. Нәкъ менә Татарстан башкаласында, әлеге искиткеч җиңел атлетика турнирында сезнең җитди спорт уңышлары башлануын телим».
Яшь спортчыларны ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов та сәламләде. «Без бу турнирны оештырган өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, – дип билгеләп үтте ул. - Барлык балаларга да үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтүләрен телим».
Турнирны уздырган һәм танылган тренер Юрий Красильников истәлеген хөрмәтләгән өчен рәхмәт сүзләренә аның сеңлесе Ирина Красильникова да кушылды. «Барлык катнашучыларга да бу ярышлар сезнең спорт тормышында мөһим вакыйга булуын телим. Казанда үткәрелгән көннәр үзләре турында күп матур истәлекләр калдырсын, – диде Ирина Красильникова. - Оештыручыларга бу турнирны уздырганнары, җиңел атлетиканы һәм шәкертләрен бөтен гомернең мәгънәсе санаган абыем турында истәлек өчен зур рәхмәт».
Тантанада шулай ук җиңел атлетика буенча олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Алинә Веселовага, Дамир Гайнетдиновка һәм Алексей Черновка спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелүе турында хәбәр иттеләр. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов тренер Дмитрий Захарчукны «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын мактау билгесе белән бүләкләде.
Юрий Красильников 37 ел дәвамында җиңел атлетика буенча олимпия резервының Казан махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләгән. Аның шәкертләре чемпионнар, рекордчылар, республика һәм ил призерлары булдылар. Юрий Красильников 1980 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Ольга Рукавишникованы тәрбияли. Аны әзерләгәне өчен аңа РСФСРның атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелә.
Юрий Красильников истәлегенә багышланган турнир 1999 елдан бирле үткәрелә. Ярышлар елдан-ел популярлаша бара, анда катнашучылар саны арта: әйтик, 2006 елда ярышларда Казаннан һәм Яшел Үзәннән 130-га якын спортчы катнашса, 2007 елда – Россия төбәкләреннән һәм ТР районнарыннан 280-гә якын кеше килде. Быел турнирда 1147 спортчы катнаша.
Турнир 16-нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.