Балалар ил җыелмасының легендар спортчылары белән очрашулар көтә
Казанда 13-14 декабрьдә «Мәктәптә футбол» бөтенроссия проекты кысаларында берничә чара узачак. Чараларда мәктәп укучылары, студентлар һәм кызыксынучы педагоглар катнашырга мөмкин.
Җомга көнне, 13 декабрьдә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары өчен семинар узачак. Ул 9:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Универсиада авылы, 35.
«Футбол дәресе» фестивален мәктәп укучылары өчен тантаналы рәвештә 14:00 сәгатьтә Чуйков урамы, 8 корп.2 адресы буенча «Искәндәр» манежында ачачаклар. Вакыйга кысаларында Россия җыелма командасының легендар спортчылары белән очрашулар планлаштырылган.
Шимбә көнне, 14 декабрьдә, белем бирү семинарына физик культура укытучыларын чакыралар. Теркәлү 9:00 дә ачыла, чара 10:00 да башлана.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(996)125-59-96 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында.
Проект Россия футбол союзы тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра.