Беренче дәрестә 280 укытучы катнашты.
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанда укыту семинарлары башланды, аларда татар теле укытучыларына укытуның заманча методлары турында сөйлиләр. Лекторлар булып үз эшләрендә яңа укыту программалары куллана торган практик педагоглар чыгыш ясый. Беренче семинар «Унбер» лицеенда узды, дәрестә 280 укытучы катнашты.
Лекторлар тарафыннан беренче семинарда «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, шул ук лицейның татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова, «Иннополис мәктәбе»нең татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин, 7-нче номерлы лицей-интернатның инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин һәм Канадада татар онлайн-мәктәбе төзүчесе Алимә Сәләхетдинова чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, проект инициаторларының берсе – «Унбер» лицееның татар теле укытучысы Рашат Якупов, ул 5 ел элек «Мөгаллим» – «Учитель» татар теле укыту курсларын оештырган иде. Казан Мэриясе проектны хуплады һәм укытучылар укучыларга укыту материалын заманча һәм мавыктыргыч рәвештә бирә алсын өчен укыту семинарлары оештырырга карар кабул итте.
Проект Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Ноябрьдә һәм декабрьдә тагын ике семинар планлаштырылган, дип хәбәр итә Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.