Чарада Казаннан 10 укытучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 12 мартта Казанның Яңа Савин районының 177-нче лицеенда “Россиянең ел укытучысы-2018” бәйгесенең төбәк этабының ачылу тантанасы үтте. Чарада Казаннан 10 укытучы катнашты, алар “Методик семинар” сынавын үттеләр.
Иң яхшы укытучы исеме өчен “Казанның ел укытучысы-2018” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре көч сынаша: “Фән укытучысы” (“Учитель-предметник”) номинациясендә Идел буе районының 19-нчы гимназиясенең тарих укытучысы Тимур Вишневский, Вахитов районының 98-нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Роман Чеботарев, Вахитов районының 1-нче гимназиясенең физика укытучысы Радик Хәбиров, Совет районының 175-нче мәктәбенең тарих укытучысы Дмитрий Спиридонов, Мәскәү районының 122-нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Мельникова, Яңа Савин районының 143-нче мәктәбенең химия укытучысы Екатерина Русакова, шулай ук “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүчеләр Совет районының 121-нче лицееның тарих укытучысы Эльвина Бикморзаева, Идел буе районының 139-нчы гимназиясенең биология укытучысы Айсылу Ваһапова, Идел буе районының 19-нчы гимназиясенең тарих укытучысы Евгений Лобанов, Совет районының 144-нче мәктәбенең информатика укытучысы Смирнов Олег Юрьевич.
Бәйгенең төбәк этабы ике этапта үтә: читтән торып катнашу һәм өч очный тур. Читтән торып катнашу туры “Методик портфолио” үз эченә ике сынау алган – “Интернет-ресурс” һәм “Мин- укытучы” эссесы. Очный тур сынаулары шәһәрнең өч мәйданчыгында үтәчәк: Вахитов районының 39-нчы мәктәбендә – “Педагогик дебют” номинациясе, Яңа Савин районының 177-нче лицеенда һәм 179-нчы мәктәбендә “Ел укытучысы” номинациясе.
Бүген, 13 мартта, укытучылар дәресләр бирәләр, ә 14 һәм 15 мартта икенче очный тур “Оста укытучы” үтә – бирелгән темага индивидуаль чыгышлар белән дискуссия һәм 5 конкурсанттан торган төркемнәрдә фикер алышу. Сынаулар нәтиҗәләре буенча финалга чыккан 5 кеше ТР премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында “Мәгариф сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле” бәйгесендә катнашуларын дәвам итәчәкләр.
Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә 16 мартта Идел буе дәүләт физик культура академиясендә концерт залында игълан итәчәкләр.