Шәһәр халкын иҗади, бию һәм башка мастер-класслар үткәрергә чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Казанның «Салават күпере» торак комплексында, «Импульс» яшүсмерләр клубында «Талантың белән күршеләрчә бүлеш» проекты старт алды. Шәһәр халкын иҗади, бию һәм башка мастер-класслар үткәрергә чакыралар.
Һәр катнашучының остаз ролендә булу һәм үз күршеләрен, дусларын яки туганнарын кул эшенең нечкәлекләренә, яңа бию хәрәкәтләренә һәм башкаларга өйрәтү, аларга кулинария серләрен җиткерү мөмкинлеге бар.
Чара һәр шимбә көнне «Импульс» яшүсмерләр клубында түбәндәге адрес буенча узачак: Айрат Арсланов ур., 11. Мастер-класслар үткәрүгә гаризаларны Instagram социаль челтәрендә @pk_impulse_salavat_kzn яшүсмерләр клубы аккаунты аша бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны 8-958-625-38-12 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.