“Мундиаль кайтавазы” исемле беренче экскурсияне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов уздырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Ксения Швецова). Бүген Казанда “Visit Tatarstan” брендының “О, мой гид!” проекты старт алды. Октябрь азагына кадәр Татарстанның танылган кешеләре – мәдәният, спорт, сәнгать һәм сәясәт эшлеклеләре теләүчеләр өчен бушлай тематик экскурсияләр уздырачаклар. “Мундиаль кайтавазы” исемле беренче экскурсиядә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ДЧ-2018 соң Татарстан башкаласына калган мирас турында сөйләде. Катнашучыларны мундиаль белән бәйле урыннар буйлап йөрттеләр, футболчыларның киенү бүлмәләренә алып керделәр һәм Роналду, Месси, Неймар һ.б. танылган футболчылар утырган кәнәфиләргә утырырга тәкъдим иттеләр.
Туристик циклны ачкан “Мундиаль кайтавазы” экскурсиясендә 45 кеше катнашты – журналистлар, 30-га якын шәһәрле. ДЧ мирасы белән танышу “Казан Арена” стадионында уйнаган футболчылар тукталган “Рамада” кунакханәсе яныннан башланды. Биредә үк катнашучыларга Роналду, Месси һәм Лука Модрич паблик-артларын күрсәттеләр. Шуннан соң экскурсия “Мираж” кунакханәсе янында дәвам итте. Биредә дә футболчылар, аерым алганда Неймар, яшәделәр.
Экскурсиянең иң кызыклы өлеше – “Казан-Арена” стадионы. Сергей Иванов берничә кызыклы факт турында сөйләде – стадион төзү өчен 130 мең металлоконструкция (аларның авырлыгы 65 очкыч авырлыгына тиң), 130 мең квадрат метр брусчатка (алты кызыл мәйдан кадәр), 6 мең км бетон (3 “Байконур” космодромы кадәр) кулланылган.
Экскурсиядә катнашучылар VIP-зона кәнәфиләрендә утырып карадылар, конференц-залда булдылар.
“Һәр шәһәр үзенең тарихы һәм анда булган вакыйгалар белән горурлана. Без дә бу кагыйдәдән чыгарма булып тормыйбыз. Чемпионат – республика, шәһәребез өчен тарихи вакыйга. Бурычыбыз – аннан конкрет продукт ясарга”, - дип аңлатты С.Иванов.
“Мундиаль кайтавазы” экскурсиясенең азаккы ноктасы – Г.Тукай ис.мәйдан, Бауман урамы башында, бүре Забивака урнашкан урын.
“Мундиаль кайтавазы” экскурсиясе мөстәкыйль продукт булачак – анда барлык теләүчеләр дә катнашачак.фаразлар буенча, аны бер генә ел уздырмаячаклар, аңа туристлык компанияләрендә заказ биреп булачак. Хәзер ул Казанның туристлык үзәгендә бар. “О, мой гид!” проектыннан “чыккач”, экскурсия түләүле булачак – аның бәясе уртача 500-600 сум булачак.
Проект октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк һәм үзенә танылган кешеләрне җәлеп итәчәк. “Visit Tatarstan” вәкиле Дилбәр Садыйкова сөйләгәнчә, һәрбер экскурсия аерым темага багышланган булачак. Экскурсияләр Казанда гына түгел, Зөя, Болгар, Яр Чаллы, Алабугада да узачак.
“Әлегә проект октябрьгә кадәр планлаштырылган, ләкин һава шартларына карап эшләячәкбез. Маршрутның күпчелеген җәяүләп узарга кирәк, - диде Дилбәр Садыйкова. – Төп бурычыбыз – шәһәрлеләрне җәлеп итү. Безгә кунаклар еш килә, ә шәһәрлеләр кая барырга мөмкин икәнен, үзәктә урнашкан биналар хакында берни әйтә алмыйлар. Максат – шәһәрлеләрне кунакчыллык сферасына җәлеп итү”.
“О, мой гид!” проекты кысаларында узган экскурсияләр – түләүсез, алар турында мәгълүматны “Visit Tatarstan” бренды аккаунтларында күзәтеп барырга була.