Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2019, 15:50

Казанда шәһәр мәдәният йортлары җитәкчеләре резервына кертелүгә гаризалар кабул итү башланды

Кандидатларга алты мәдәният йортын үстерү концепциясен әзерләргә кирәк булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанда шәһәр мәдәният йортлары җитәкчеләренең вакантлы вазифаларына билгеләү өчен идарәче кадрлар резервына кертүгә гаризалар кабул итү башланды. Катнашучыларга Казанның мәдәни учреждениеләренең берсен үстерү проект-концепциясен булдырырга тәкъдим ителде: «Полимер» мәдәният йорты, Тимерьюлчылар мәдәният йорты, Вознесение, Кадыш, Нагорный торак массивларындагы мәдәният йортлары, шулай ук Колсәет торак массивындагы булачак мәдәният йорты. Конкурс шартлары турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

«Чараларда без еш кына үзләрен ишетүләрен теләгән күп кенә кызыклы кешеләрне очратабыз. Бу алар өчен - күңелдәгесен әйтү мөмкинлеге», - диде спикер. Шулай итеп, кандидатларны сайлап алу өчен оештыручылар конкурс биреме эшләгән – берничә мәдәният йорты мисалында проект карарын булдырырга һәм аны якларга кирәк. Шул ук вакытта идеяләрнең алга таба тормышка ашарлык булуы мөһим, дип ассызыклады А.Абзалов.

Жюри әгъзалары, беренче чиратта, нәтиҗәлелекне, мәдәният йорты эшчәнлеге күрсәткечләрендә әһәмиятле һәм тотрыклы уңай үзгәрешләргә ирешүне, проект максатларының һәм бурычларының мәдәни үзәкнең локаль тәңгәллеген үстерү өчен актуальлеген, проектның новаторлык характерын бәяләячәк. Концепцияләрнең мәдәният йортлар хезмәтләрен алучылар даирәсен киңәйтүгә, мәдәният йорты хезмәтләренә яшьләрнең ихтыяҗын активлаштыруга, «Жизнелюб» проектын үстерүгә юнәлдерелгән булуы мөһим. Кирәкле документлар исемлеге, тәкъдим ителгән концепцияләрне бәяләү критерийлары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.

Катнашучыларга берничә этап узарга туры киләчәк. 22-нче ноябрьдән гаризалар кабул итү башлана. Икенче этап, читтән торып, 9-нчы декабрьдән 13-нче декабрьгә кадәр планлаштырылган. Бу этапта комиссия дәгъвачыларны тәкъдим ителгән документлар һәм проектлар нигезендә бәяләячәк, нәтиҗәдә кандидатларны алдагы этапларга кертү турында карар кабул итәчәк. 16-20-нче декабрьдә узачак өченче турда тест ярдәмендә эш эзләүчеләрнең компетенцияләрен бәяләү планлаштырыла. Йомгаклау этабында, 23-27-нче декабрьдә, катнашучылар конкурс комиссиясе каршында проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм яклаячаклар. Иң уңышлы тәҗрибәләр авторлары Казан Башкарма комитетының кадрлар резервына керәчәк, дип билгеләп үтте А.Абзалов.

Конкурста катнашу өчен документлар Мәдәният идарәсендә (Профсоюз ур., 25/15, 206-нчы кабинет) 6-нчы декабрьгә кадәр эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Консультация өчен телефон: (843) 236-37-04.

Барлык яңалыклар