Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2018, 10:53

Казанда халык караокесы бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Теләүчеләр голосдвора.рф сайтында гариза калдыра һәм уңайлы мәйданчык сайлый ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Казанда “Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы!” халык караокесы бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бәйге шәһәрнең 24 төрле мәйданчыгында узачак – ишегалларында, скверларда һәм паркларда.

Бәйге 10 августта “Салават күпере” торак комплексында башлана. Теләүчеләр голосдвора.рф сайтында гариза калдыра һәм уңайлы мәйданчык сайлый ала.

Районнар бәйгеләренең финаллары “Крылья Советов”, “Калейдоскоп”, Горки-Әмәт урманында һәм “Фестиваль” бульварында узачак, ә җиңүчеләр 30 августта Шәһәр көне бәйрәменең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бәйгедә барлык теләүчеләр дә катнаша ала, иң яхшыларны тавыш бирү ярдәмендә сайлаячаклар.

“Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы!” халык караокесы бәйгесе Казанда өченче тапкыр үтә. 2016 елда Киров һәм Мәскәү районнарында биредә яшәүче Яна Бариева инициативасы белән оештырылган әлеге проект шәһәр масштабларына кадәр киңәйде. Быел бәйге мәйданчыкларына эстрада йолдызлары, танылган шәһәрлеләр һәм кунаклар киләчәк.

Барлык яңалыклар