Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2026, 17:30

Казанда гаилә кыйммәтләренә багышланган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Гаиләләр нәсел шәҗәрәләрен, гаиләдәге гореф-гадәтләрне һәм милли ризыкларны тәкъдим итәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләргә багышланган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивалендә катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башлануы турында игълан иттеләр. Бәйгенең беренче этабы 9 февральдә уздырыла – фестивальдә катнашу өчен ким дигәндә ике буын вәкилләре булган гаиләләр чакырыла. Республикада сигезенче тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль династияләрне берләштерәчәк һәм гаилә тарихының әби-бабалар турындагы истәлекләрдән башлануын искәртәчәк.

Бәйге өч өлештән: муниципаль, зона һәм республика этапларыннан тора. Аларның һәрберсендә командалар ике бирем үтәячәк: аш-су әзерләү презентациясе булган милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсен һәм җыр, бию, театраль тамаша яки милли костюмны күрсәтү форматында шәҗәрәгә багышланган иҗади чыгыш тәкъдим итәчәк.

Шәҗәрә агачы фестивальнең төп бизәге булып тора. Һәр гаиләгә нәсел дәвамчылары тасвирламасы һәм архив документлары белән расланган шәҗәрә әзерләргә кирәк булачак.

Фестивальнең муниципаль этабы 2026 елның 9 февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм 10 февральдә Юдинодагы Тимерюлчылар мәдәният йортында оештырыла. Алга таба җиңүчеләр зона этабында очрашачак, ә финал 8 июльдә республика дәрәҗәсендә уздырыла, дип хәбәр итә шәһәрнең Муниципаль архив идарәсе.

Фестивальдә приз фонды каралган. Муниципаль этапта җиңүчеләргә 50 мең сумга, зона этабында – 100 мең сумга, республика этабында 200 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылачак. Өстәмә рәвештә махсус номинацияләр, шул исәптән «Хезмәт династиясе», «Гаиләдәге гореф-гадәтләргә теләктәшлек», «Тынычлык гаиләсе» һәм «Тамашачылар мәхәббәте» призы булдырылган.

Гаризалар arhiv.kazan@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә яки катнашучылар аны 8 Март урамы, 5а йорты адресы буенча шәхсән тапшыра ала.

Фестиваль 2019 елдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән үткәрелә. Буыннар бәйләнешен саклап калу, милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту фестивальнең төп максаты булып тора.

Барлык яңалыклар