В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомуми приз фонды 500 мең сумнан артык тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Казанлыларны питчинг һәм киносценарийлар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Эшләр дүрт төрле категориядә кабул ителә, питчингта катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр, ә бәйгедә катнашу өчен 21 февральгә кадәр җибәрергә мөмкин.
7 мартта Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дебютантларның Бөтенроссия питчингы старт ала. Ул VII "Кино вакыты" мәгариф форумы кысаларында узачак. Дебютантларга Бөтенроссия питчингында катнашу өчен 1 февральгә кадәр анкета тутырырга кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак регламентта танышырга мөмкин.
Теләүчеләр шулай ук VI ачык республика киносценарийлар конкурсында катнаша алачаклар. Ул берничә категория буенча үткәреләчәк: "Кыска метражлы уен киносы", "Тулы метражлы уен киносы", "Документаль кино" һәм "Work-in-progress". Нәтиҗәләр 1 мартта ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү 7 мартта булачак. Киносценарийлар конкурсының приз фонды 100 мең сум тәшкил итә. Әйтик, тулы метражлы уен фильмының иң яхшы киносценарие авторы - 70 мең сум, кыска метражлы фильмның иң яхшы киносценария авторы 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Питчингның һәм сценарий конкурсының гомуми приз фонды 2 миллион сумнан артып китәчәк.
Киносценарийлар буенча VI ачык республика конкурсында катнашу өчен 21 февральгә кадәр cinematimekzn@gmail.com электрон адресы буенча ирекле формада гариза бирергә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.