“Безнең ишегалды уеннары” турнирында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Казанда “Безнең ишегалды уеннары” ишегалды спорты төрләре чемпионатына гаризалар кабул ителә башлады. Спорт чаралары ике этапта башлана: 16-21 августта район ярышлары үтә, ә 24 августта иң яхшы катнашучылар Урицкий ис. паркта шәһәр финалында очрашачак.
Катнашучылар пресс, резинка аша сикерү, стритбол, классики, набивалы, вышибалы, отжимание, чүгәләү “300” уены һәм турникта күтәрелү кебек уеннарда көч сынашачак.
Спорт турнирында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Моның өчен 12 августка кадәр kultorg.otdel@yandex.ru электрон почтасына билгеләнгән форма буенча гариза җибәрергә кирәк.