В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комитетны җитәкләгән Айрат Фәизов Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасына күчте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Казанда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфасына сайлап алу башланды. Кандидатлардан гаризалар 14-нче июньгә кадәр кабул ителә.
Вакантлы вазыйфага дәгъва кылучыларга анкета тутырырга, шулай ук кандидатның үзе турында мәгълүмат һәм яшьләр сәясәте үсешен күзалларга тиешле презентация әзерләргә кирәк.
Әңгәмә һәм презентация нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар Казан Мэры Илсур Метшин һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашачак.
Кандидатларга карата төп таләпләр арасында – югары белем, бер елдан да ким булмаган муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы. Кандидат муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләренә туры килергә тиеш.
Элегрәк комитетны җитәкләгән Айрат Фәизов Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасына күчте.