ТР башкаласының чакыру комиссияләренә 4736 кеше чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Россиядә хәрби хезмәткә чакыру башланды. Быел 4736 казанлы хезмәткә чакырыла. Бу хакта аппарт киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов сөйләде.
Казаннан чакырулаг бирем 700 кеше тәшкил итә: Вахитов һәм Идел буе районнары буенча – 193 кеше, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча – 195 кеше, Совет районы буенча – 166 кеше, Киров һәм Мәскәү районнары буенча – 146 кеше.
Киләчәк чакырылышның үзәнчәлеге шуннан гыйбарәт, хәрби хезмәткә югары һөнәри белемле 25% гражданны җибәргә кирәк, шулай ук хәрби-учетлы белгечлеккә ия булган, С категорияле йөртүчеләрне (100 кеше) һәм ДОСААФ уку оешмаларында әзерлек үткән кешеләрне (46 кеше).
Барлыгы 4736 казанлы хәрби хезмәткә чакырыла. Шуларның 3000-е югары уку йортларында белем ала, 800 кеше башка сәбәпләр белән кичектерү ала. Шәһәр райогнарында чакыру комиссияләре оештырылган.
Россия Федерациясендә 132 мең 500 кеше чакырыла.