Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2022, 12:15

Казанда метрополитенның икенче линиясе станцияләренә исемнәр сайлау буенча сораштыру башланып китте

Шәһәрлеләр ошаган вариант өчен үз тавышларын KZN.RU порталында бирә ала.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Казанда метрополитенның икенче линиясенең яңа станцияләренә исем сайлау буенча сораштыруның икенче этабы уза. Шәһәр халкы һәр станция өчен тәкъдим ителгән вариантларның берсен сайлый ала. Интернет-тавыш бирү KZN.RU порталында уздырыла.

Сораштыруның беренче этабы узган елда булды – ул вакытта теләүчеләр үз вариантларын тәкъдим итә алды. Алар Казан һәм Татарстан тарихының барлык чорларын, әһәмиятле вакыйгаларын, шәһәр үсешенә өлеш керткән танылган кешеләрнең, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләрнең исемнәрен, җирле гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне, топонимнарны чагылдырырга тиеш иде. Иң популяр вариантлар икенче этапка узды. Ахыргы карар интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

Мәсәлән, Фучик һәм Зорге урамнары киселешендәге метро станциясен «ТАССРның 100 еллыгы», «Дубравная-2» яки «Кол Гали» дип атарга тәкъдим ителә. Фучик һәм Завойский урамнары киселешендәге станция өчен «Академик Завойский», «10 нчы микрорайон», «Парк», «Академия» яки «Фәнни» дигән вариантлар тәкъдим ителде. Фучик урамы белән Ломжа һәм Нокса авышлыгы киселешендәге метро станциясе «Азино», «Дуслык», «Чишмәле» яки «Зилант» дип аталырга мөмкин. Ә «Мега» сәүдә үзәге янындагы метро станциясе өчен тәкъдим ителгән атамалар арасында «Тулпар», «Альберт Камалиев» һәм «Яратам» бар.

Сораштыруда сылтама буенча катнашырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров. 5,37 км озынлыктагы беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» эш атамалары астындагы дүрт станцияне үз эченә ала. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына әлеге станцияләрнең даими атамаларын сайларга тәкъдим итте. Сораштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча 2021 елда түгәрәк өстәл узды, анда аларны экспертлар – туган якны өйрәнүчеләр, архитекторлар, культурологлар һәм башка белгечләр тикшерде. Атамаларны сайлауда аларның конкрет локацияләргә бәйлелеге мөһим роль уйный дигән нәтиҗәгә килделәр.

Барлык яңалыклар