В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен анда 11 дәгъвачы көрәшә.
Фото: Мәдәният идарәсе
Кичә конкурсантлар шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә мәдәни үзәкләрнең яки сәнгать мәктәпләренең берсен үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Конкурс комиссиясен идарә башлыгы Азат Абзалов җитәкли. Жюри составына Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, Казан шәһәр Думасы депутаты Ләйлә Гарифуллина, Хокук идарәсе башлыгының беренче урынбасары Александр Токмаков, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Роберт Закиров һәм башкалар керде.
Жюри әгъзалары көндезге этапка узган дәгъвачыларның анкеталары белән танышты, шулай ук учреждениеләрне үстерүгә карата планнары белән кызыксынды. Әйтик, Айгөл Нәбиуллина мәдәни үзәк базасында заманча студияләр булдырырга тәкъдим итте, аларда актерлык осталыгы, сәхнә чыгышы һәм телевизион осталык кебек юнәлешләр үстереләчәк. Мәдәни үзәк җитәкчесе вазифасына дәгъва кылучы билгеләп үткәнчә, җиңгән очракта, аның өчен төп максатларның берсе яшьләр белән эшләүнең төрле формаларын үстерү, яңа түгәрәкләр булдыру, шулай ук «Жизнелюб» проекты кысаларында өлкән буын вәкилләре белән эшне камилләштерү булачак.
«Минем планнарымда мәдәни үзәк ачылган торак массивта яшәүче халыкның ихтыяҗларын өйрәнү, беренче чиратта яңа перспектив проектларга яшьләрне җәлеп итәсе килә», - дип билгеләп үтте А.Нәбиуллина.
Яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына тагын бер дәгъвачы - профессиональ музыкант Станислав Приходцев. Үзенең презентациясендә ул балаларны музыкаль үсешкә мотивациләүгә басым ясады. «Казан консерваториясен тәмамлаган яшь белгечләрне укучылар белән эшләргә чакырырга кирәк, аларның саны ел саен 1000-нән артык кеше исәпләнә, алар яшь музыкантларны үз үрнәкләре белән рухландырсыннар иде», - дип саный С.Приходцев.
Конкурсның башка катнашучылары да мәдәният учреждениеләрен үстерү буенча үз идеяләре белән уртаклаштылар. Аларның барлык проектларын жюри әгъзалары берничә көн дәвамында караячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, параллель рәвештә гамәлдәге резервчылар арасында Константиновка торак массивындагы мәдәнияти йортына вакантлы мәдәният йорты җитәкчесе вазифасына сайлап алу узды. Конкурсның сайлап алу нәтиҗәләрен киләсе атнада игълан итү планлаштырыла, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, Казан балалар сәнгать мәктәпләре яки мәдәни үзәкләр җитәкчеләре вазифасына ачык конкурс 28-нче августта башланды. Анда югары белемле, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган Россия гражданнары катнаша алды. Конкурсның 13-нче октябрьгә кадәр читтән торып уздырылган этабында 25 катнашучының гариза һәм портфолиолары каралды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча көндезге этапка 11 кеше узды.